news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанның Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр

Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Төнлә Татарстанның Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Төнлә Татарстанның Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын бүген төнге берләр тирәсендә Адай авылындагы балалар бакчасында чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр урында бакча бинасының тышкы диварына ут кабуын ачыклаган. Ялкын телләренең бөтен бинага күчү куркынычы килеп туган.

Ут белән көрәшүчеләр тырышлыгы белән янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, урынга район прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Зәйнетдинов килгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне прокуратура үз контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot