news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын чыккан офис бинасыннан бер хатын-кызны коткарганнар

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Әлмәттә янгын чыккан офис бинасыннан бер хатын-кызны коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә янгын чыккан офис бинасыннан бер хатын-кызны коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 18.40 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Җәлил урамындагы 11нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, ялкын телләре дүрт катлы административ бинаның өченче катында мебель һәм техниканы ялмап алган.

Ут белән көрәшүчеләр төтен белән тулган бүлмәдән махсус битлек ярдәмендә 61 яшьлек хатын-кызны урамга алып чыккан.

Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot