news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтергән егетне хастаханәдә кулга алганнар

Өч кешене үтергәннән соң, тәрәзәдән сикереп үзе дә үләргә маташкан егет хәзер хастаханәдә ята.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Яңа Савин районы суды очрашып йөргән кызын һәм аның әти-әнисен пычак кадап үтергән Рөстәм Мөхәммәдуллинны кулга алган.

  • 7 гыйнварда төнлә 22 яшьлек Рөстәмнең сөйгән йөргән кызының өенә килеп, әти-әнисе белән бәхәсләшкән, кызга һәм аның әти-әнисенә пычак кадаган, үзе дүртенче каттагы тәрәзәдән сикергән. Аны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә илтәләр. Операциядән соң ул берничә көн реанимациядә була.

Бүген Яңа Савин районы суды егетне ай ярымга, 8 мартка кадәр кулга алды. Күчмә утырыш хастаханәдә ябык режимда узды, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен палатага кертмәделәр. Рөстәм бинтка уралган хәлдә хәрәкәтсез ята.

Судьяның «чик кую чарасы аңлашыламы», дигән соравына егет чак ишетелерлек итеп: «Әйе», — дип җавап бирде. Аны 2нче төзәтү колониясе каршындагы тоткыннар өчен хастаханәгә озатачаклар.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта егет үзен яхшырак хис итә. «Куллары, аяклары хәрәкәтләнә, яхшы ашый», — диде агентлык әңгәмәдәше. Рөстәм үзе һәм аның адвокаты аңлатма биртүдән баш тартты.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗиганең сәбәбе булып, әти-әниләренең кызларының әлеге егет белән аралашуына кискен каршы булуы тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100