news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 31 кешегә җиткән

Элегрәк 29 кеше һәлак булганлыгы һәм 1466 кеше зыян күргәнлеге турында сүз булган иде.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 31гә җитте. Бу хакта Anadolu агентлыгының коткаручылар хәбәренә сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк 29 кеше һәлак булганлыгы һәм 1466 кеше зыян күргәнлеге турында сүз булган иде. Кырык дүрт кешене исән килеш өем астыннан алып чыкканнар.

Җомга көнне 20:55 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Сивридж шәһәре тирәсендәге Элязыг провинциясендә 6,8 санлы магнитудалы җир тетрәве булды. Соңрак белгечләр магнитудасы 4,0 һәм аннан да күбрәк булган 228 афтершокны терки.

Адан, Хатай, Османие, Тунджели, Газиантеп, Шанлыурфа, Малатья, Мардин, Самсун, Токат, Чорум һәм Кайсери көнчыгыш төрек провинцияләрендә, шулай ук Сириянең төньягында җир асты тетрәве сизелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100