news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында өлкән яшьтәге ир-ат мунчасында ис газы белән агуланган

67 яшьлек зыян күрүчене Базарлы Матак хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлкидә өлкән яшьтәге ир үз мунчасында ис газы белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Түбән Кәчи авылындагы Мәктәп урамында яшәүче ир-атның мунчада ис газы белән агулануы турында хәбәр алынган.

67 яшьлек зыян күрүчене Базарлы Матак хастаханәсенә «Җиңелчә дәрәҗәдә ис газы белән агулану» диагнозы куеп китергәннәр.

Белгечләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.


news_right_1
news_right_2
news_bot