news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида ике бала ваннада коенганда газ белән агуланган

Ике кыз да авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән, әниләре дә үзен начар хис иткән, тик хастаханәгә ятудан баш тарткан.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Лениногорскиның биш катлы йорт фатирларының берсендә ваннада юынганда ике бала углекислый газ белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 21.05 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Кошевой урамындагы биш катлы йортта хатын-кыз һәм ике бала үзләрен начар хис итүе турында хәбәр килгән.

Газ хезмәте хезмәткәрләре ачыклаганча, балалар ваннада коенган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, углекислый газ белән агулану газ колонкасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан - пластик тәрәзәләр һәм керү ишеге тыгыз ябылган, фатирга кислород үтү мөмкинлеге булмаган.

9 яшьлек һәм 4 яшьлек кызны углекислый газ белән агулану шиге белән авыр хәлдә Лениногорск үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Әниләре госпитализациядән баш тарткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә кеше ябык гаражда двигателе кабынган автомобильдә, йорт яки офиста җылыту приборларын дөрес урнаштырмаганда, вентиляция эшчәнлеге бозылганда, янгын вакытында, кислород керми торган ябык бинада гриль кулланганда, канализация коеларына хезмәт күрсәткәндә углекислый газ белән агуланырга мөмкин, дип искә төшерделәр.

Углекислый газ белән агуланганда организмның сулыш алу функциясе бозыла. Әгәр кешегә вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, агулану авыррак стадиягә күчә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100