Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гаффаров вафат
1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били, икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
(Чаллы, 25 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Автокала хастаханәсендә 74нче яшендә озакка сузылган авырудан соң Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Исмәгыйль улы Гаффаров вафат булган.
Гаффаров 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965-1967 елларда ВЛКСМның Мөслим район Комитеты оештыру бүлеге мөдире вазифасын били. 1972-1976 елларда КПССның Чаллы шәһәр Комитеты оештыру бүлеге инструкторы булып эшли.
1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
Рөстәм Гаффаровны Чаллыда җирләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз