news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне җәйге резинаны кышкыга алыштырырга чакыра

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә автомобильне кышкы сезонга, аның техник торышын тикшереп, җентекләп әзерләргә кирәклеген искәртә.

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне җәйге резинаны кышкыга алыштырырга чакыра
архив/Илнар Төхбәтов

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне җәйге резинаны кышкы сезонга алыштырырга чакыра.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карарга һәм автомобильне кышкы сезонга әзерләргә кирәклеген искәртә. Чөнки автомобильнең техник әзерлегенә карата салкын караш фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы чорда транспорт чарасында җәйге көпчәкләрдә йөрү, шулай ук аңа төрле шиннар  урнаштыру тыелганлыгын җиткерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100