Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авариядә бер бала автокреслода утырганга гына исән калган
Авариядә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган һәм бер яшьлек баладан тыш, өч пассажир имгәнгән.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында авариядә бер бала автокресло аркасында исән калган. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың ЮХИДИ хезмәтендә сөйләделәр.
Татарстандагы трассада йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машина пассажирлары автомобильдә кысылып калган. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәлак булган, җиңел машинадагы өч пассажир имгәнгән.
Республиканың ЮХИДИ хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиңел машинадагы пассажирлар арасында бер яшьлек бала да булган. Ул балалар автокреслосында утырган һәм зыян күрмәгән.
Татарстанның ЮХИДИ хезмәте балалар өчен автокреслоларның юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен һәм үлем очракларын булдырмау өчен иң нәтиҗәле чара булуын искә төшерә.
Баланы автокреслода 7 яшькә кадәр йөртергә кирәк, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бала бу яшьтән узгач та автокресло кулланырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз