news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "ГАЗель" һәм җиңел машина һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән

Һәлакәттә бала зыян күргән һәм автомобиль йөртүчесе һәлак булган.

Татарстанда "ГАЗель" һәм җиңел машина һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда «ГАЗель» белән «Шевроле» җиңел машиналары һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Барлыгы 15 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Бер кеше һәлакәт урынында үлгән. Биш кеше Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Аларның берсен хастаханәгә озатканнар, икесе тикшерү уза, тагын икесе амбулатор дәвалануга җибәрелгән», — дип сөйләде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

Тагын алты кеше Зәй үзәк район хастаханәсенә китерелгән, аларның икесе өйләренә кайтарылган, өчесен уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, берсен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә күчерделәр.

Тагын өч кешене табиблар һәлакәт урынында караган һәм өйләренә кайтарып җибәргән.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100