news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансу елгасындагы боз өстендә бер ир-ат баланы чанада утыртып йөргән

Бер мизгелдә чана ир-атның кулыннан ычкынып киткәнен шаһитлар видеога төшереп алган.

Казансу елгасындагы боз өстендә бер ир-ат баланы чанада утыртып йөргән
соцсети

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казансу елгасындагы боз өстендә бер ир-ат баланы чанада утыртып йөргәнен шаһитлар видеога төшергән. Кадрлар социаль челтәрдә чыкты.

Видеоны “Казан” гаилә үзәге тирәсендә төшергәннәр. Бер мизгелдә ир-атның кулыннан чана ычкынып китә һәм ул сак кына басып аны алырга бара.

Социаль челтәр кулланучылары ир-атны гаепләгән. Алар фикеренчә, елгадагы боз җитәрлек дәрәҗәдә калын түгел.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100