Чирмешән районында пенсионерны хөкем итәчәкләр - җирле ММЧ

Спиртлы эчемлек эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен, Чирмешән районы Кызыл Чишмә авылынды яшәүче ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Утыз Имән авылында 61 яшьлек ир идарә иткән УАЗ автомобилен туктаталар. Йөртученең руль артына исерек килеш утыруы ачыклана. Югыйсә, ул бер ел элек, 2014 елның октябрь аенда, спиртлы эчемлек эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган, йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Хәзер инде аңа карата җинаять эше кузгатылган.

1 июльдән законга кергән үзгәрешләр нигезендә, хәзер кабат исерек килеш рульга утырган кеше 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартылырга (яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга кадәр вакыт өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә), 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип белдерә “Безнең Чирмешән” газетасы.