Осиново бистәсендә 15 яшьлек кыз бала мәетен тапканнар

Агентлык чыганаклары мәгълүматы буенча, ул үз-үзенә кул салган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Осиново бистәсендә яшүсмер кызның мәетен табып алалар. Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә,   алар кызга ярдәм итәргә омтылган. Фаҗига алар аны күргәнче нибары берничә минут алдан булган. Әмма ярдәм итеп итеп өлгерә алмаганнар,омтылышлар юкка булган.  

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, кызга 15 яшь булган. Агентлык чыганаклары мәгълүматы буенча, ул үз-үзенә кул салган. Алга таба бу хәл турында мәгълүмат ачыклана.