news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда торак йортта шартлаудан соң прокуратура тикшерү башлады

Йортның дүренче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган урынга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Айдар Галиев киләчәк.

Күзәтчелек ведомствосы газ җиһазын файдаланганда һәм хезмәт күрсәткәндә закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесенең вазифаларын башкаручы Динар Чуркин хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген 17.30 сәгатьтә Чаллыда Татарстан урамындагы биш катлы йортта газ шартлаган. Нәтиҗәдә йортның дүренче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100