news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгаттылар

Зыян күрүчеләр турындагы хәбәргә ачыклык кертелә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү комитеты Чаллыдагы торак йортта газ шартлаганнан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карый, бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда торак йортта газ шартлаган. Соңгы мәгълүматлар буенча нәтиҗәдә ике бала зыян күргән. Зыян күрүчеләр турындагы хәбәргә ачыклык кертелә.

Чаллыгы һәлакәт урынына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин барачак.

Шаһитлар сөйләгәнчә, торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot