news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда торак йорт шартлаганнан соң гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Бу йортта яшәүчеләр вакытлыча шәһәр кунакханәсенә урнаштырылган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Гадәттән тыш хәл һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы булды.

«Муниципаль характерда гадәттән тыш хәл режимын кертү карары кабул ителде һәм җавап бирүнең җирле дәрәҗәсе билгеләнде», — дип ачыклык керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шартлау нәтиҗәсендә алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Йорт хәрабәләре астыннан дүрт кешене чыгарганнар, алар арасында ике бала да бар.

Бу йортта яшәүчеләр вакытлыча шәһәр кунакханәсенә урнаштырылган. Анда 400 кеше сыя.


news_right_1
news_right_2
news_bot