news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган

Шартлау урынында туксаннан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.

Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт урынына кинологлар җибәрелгән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркемнәре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отряды әзерләнгән.

Шартлау урынында туксаннан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.




news_right_1
news_right_2
news_bot