news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә биш катлы йортның дүртенче катындагы фатирда газ шартлаган

Хәзерге вакытта урында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшли.

Чаллы шәһәрендә биш катлы йортның дүртенче катындагы фатирда газ шартлаган

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 17.30 сәгатьтә Татарстан урамындагы 25/117 йортта газ шартлавы турында хәбәр килгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, шартлау биш катлы панель торак йортның якынча дүртенче катындагы фатирында булган. 

Хәзерге вакытта урында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшли. Халыкны эвакуацияләү бара. Бу мәгълүматка ачыклык кертелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100