Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Яңа Мусабай авылында "КАМАЗ" машинасында йоклаган ир-ат уттан зыян күргән
Гаражда торган йөк машинасына ут капкан.
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Тукай районы Яңа Мусабай авылында гаражда торган "КАМАЗ" машинасы янган. Фаҗига бүген иртәнге сәгать 6да булган. Бу хакта “Вести КАМАЗа” хәбәр итте.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр йөк машиналары куела торган гараж януын күргән. Аның металл түбәсе ишелеп төшкән. Янгында төнгә “КАМАЗ” машинасы кабинасында йоклаган ир-ат уттан нык зыян күргән. Пешкән тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озатканнар – табиблар ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә, диелә хәбәрдә.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз