news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза аша Татарстанга килә торган бензовоздагы наркоман артыннан куу видеосы чыкты

Йөк машинасын йөртүче юлга чыгар алдыннан ярты шешә аракы эчүен һәм мефедрон кабул итүен әйтә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Пенза аша Татарстанга килүче һәм наркоман идарә торган бензовоз артыннан куу видеосы чыкты. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Кадрларда патруль машинасының зур йөк машинасын артыннан кууы күренә. Бензовозны йөртүче берничә тапкыр ике тоташ сызыкны кисеп үтә һәм каршы як полосага чыга.

Шулай ук ЮХИДИ инспекторларының машина йөртүче белән аралашуы да видеога эләккән. Ир юлга чыгып китәр алдыннан ярты шешә аракы эчеп, мефедрон кабул итүен таный.

Шофер сүзләренә караганда, мондый «коктейль» аңа тукталышсыз билгеләнгән пунктка барып җитәргә ярдәм итәргә тиеш булган. Шулай ук ир рейска чыгу алдыннан наркотикларны даими куллануын әйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot