news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы Нил Хәлфиев вафат

Медицина фәннәре кандидаты 81 яшенә кадәр ике ай яши алмый.

Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы Нил Хәлфиев вафат

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Габидинович Хәлфиев 80 яшендә вафат булды. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

Булачак табиб 1939 елның 1 ноябрендә ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа.

Нил Хәлфиев — Казан дәүләт медицина университетының ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы, медицина фәннәре кандидаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot