news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама елгасында көймәдә йөзгәндә югалган кызның мәете табылган дип фаразлыйлар

Татарстанда көймәдә йөзеп китеп югалган ике яшүсмерне эзлиләр.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Кама елгасында көймәдә йөзеп киткәч югалган кызның гәүдәсе табылган дип фаразлыйлар.

Әлеге вакытта көймәдә йөзеп китеп югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Моңа кадәр 5 нче номерлы зона эзләү-коткаручылар отряды Кама ярын 50 чакрым һәм траления ысулы белән сулык мәйданын карап чыкты.

Бүген 5.40 сәгатьтә Танай авылы янында волонтерлар 16 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр килде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда көймәгә утырып йөзеп киткән ике яшүсмерне эзләүләре турында хәбәр иткән иде. Эзләүләрдә 70 кеше һәм 18 берәмлек техника катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot