news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында авариядә куркынычсызлык каешын эләктермәгән йөртүче вафат

Кураково авылы янында «Опель Астра» трассадан кюветка төшеп киткән.

Менделеевск районында авариядә куркынычсызлык каешын эләктермәгән йөртүче вафат

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстанда Менделеевск районында чит ил машинасы трассадан юл читенә төшә. Машина йөртүче һәлак була, пассажир зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Кичә иртәнге алтыда, Кураково авылы янында «Опель Астра» трассадан кюветка төшеп китеп каплана.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 30 яшьлек шофер һәлак булган, 27 яшьлек пассажир зыян күргән. Алар икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot