Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 37 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызны көчләгән өчен 20 елга хөкем ителде
Ул Яшел Үзәндә 13 яшьлек кызны зиратка алып барып оятсыз гамәлләр кылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Югары судында 37 яшьлек Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта республика Прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, быелның 2 февралендә әлеге ир-ат Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кызга һөҗүм итә. Кызның муенына ватылган шешә төбе тери һәм, үтерү белән куркытып, аны шәһәр зиратына алып бара. Шунда ул яшь кызны көчли һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.
Моннан тыш, 2017 елның 12 апрелендә әлеге ирнең, Волжск шәһәрендә булганда, шушы җирлектә яшәүче хатын-кызның акча янчыгын урлавы да ачыкланган.
Ир-ат үз гаебен өлешчә таныды, дип хәбәр ителә прокуратура хәбәрендә.
Суд, прокурор фикере белән килешеп, аны кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрү шарты белән, 20 елга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук ул 17 елга балалар эшчәнлеге белән бәйле вазифаларны да башкара алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз