Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
Һәлакәт Иске Чүриле авылы янында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Арча районында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда “Лада Калина” һәм “Лэнд Ровер” машиналары кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан – Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган.
Һәлакәт аркасында, ике машина йөртүченең дә гомере өзелгән. Алар – “Лада Калина”да 41 яшьлек һәм “Лэнд Ровер”ның 67 яшьлек йөртүчеләр. Моннан тыш “Лада” машинасындагы 16 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз