news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фатирын шартлату белән янаган ир-атны өеннән алып чыкканнар

Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Рихард Зорге урамында фатирын шартлату белән янаган 44 яшьлек ир-атны полиция хезмәткәрләре урамга алып чыккан.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә ир-ат янына суд приставлары һәм санитар эшкәртү өчен клининг хезмәте килә. Әмма ир-ат өченче каттагы фатирында бикләнә һәм аны шартлату белән яный. Тугызлар тирәсендә подъездда яшәүчеләрне урамга алып чыгалар, әмма кайбер фатирларда урын өстендә яткан авырулар кала.

Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, ир-ат сигез ел дәвамында фатирында чүп-чар җыя һәм җыештыру үтенечләренә берничек тә игътибар итми.

«Бүген приставлар ир-атның фатирын чистартырга дигән әмерне үтәтергә килделәр. Әмма ул ишекне ачмады, үзен бик ярсу тотты», — дип сөйләде әлеге йортта яшәүче хатын-кыз.

Аның сүзләренчә, приставларның ир-ат янына беренче генә килүләре түгел. Узган елның октябрь аенда ук йортта яшәүчеләрнең хокук саклау органнарына мөрәҗәгате буенча, суд ир-атка чүп-чарларын чистартырга мәҗбүр иткән.  

«Шул мөрәҗәгатьтән соң аның янына апасы килде. Ул вакытта ир-ат суыткычын сүндереп куйган һәм анда азык-төлек сасып беткән булган. Ул хатын җыештырган беренче һәм соңгы очрак булды. Башка туганнары аның белән аралашмый», — дип сөйләде йортта яшәүче хатын-кыз.  

Урында ир-атның апасы да бар иде, әмма ул әлеге хәлгә аңлатма бирүдән баш тартты 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100