Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Югары суды “Булгария” һәлакәте турында эш буенча гаепләнүченең үтенечен канәгатьләндермәде
Ул Казанның Мәскәү районы судының аны сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарын гамәлдән чыгарырга тырышты
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТР Югары суды “Булгария” һәлакәте турында эш буенча гаепләнүче Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Казан линия бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиевның үтенечен канәгатьләндермәде. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә судның матбугат секретаре Наталья Лосева хәбәр итте.
Суд утырышы СИЗОда булган Ирек Тимерхаҗиев катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды. Гаепләнүче Казанның Мәскәү районы судының аны сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарын бетерүне һәм аңа карата иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган башка чара сайлауларын сорады.
Якларның фикерләрен тыңлап, ТР Югары суды Казанның Мәскәү районы судының карарын үзгәрешсез калдырдыы, гаепләнүченең үтенечен канәгатьләндермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз