news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада 54 яшендә сынчы Айрат Мәглиев вафат булган

Абыйсы социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул коронавирустан үлгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 23 майда Уфада сынчы, Россия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы Айрат Мәглиев вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Абыйсы Рамил Мәглиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул коронавирустан вафат булган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Айрат Рафаэль улы Мәглиев 1965 елның 6 апрелендә Уфа шәһәрендә туа. Соңгы елларда Түбән Тагилда яши һәм эшли. Вафатына кадәр Уфага кайткан була. Аны туган ягында җирлиләр.

Айрат Бошкорт дәүләт педагогия институтында (1991) сәнгать графика юнәлешендә махсус белем алган. 2003 елдан РФ Рәссамнар берлегенә алына. 1999 елдан «Ясфио» иҗат берләшмәсе әгъзасы, 2002 елдан җитәкчесе. 1997 елдан-Россия һәм халыкара симпозиумнарда, боз һәм агач скульптура фестивальләрендә, 2003 елдан республика күргәзмәләрендә катнаша. Эшләре «Art Light» галереясендә (Лондон, Англия), Россия һәм чит илләрдәге шәхси җыелмаларда (Финляндия) саклана.

«Башинформ» мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100