Татарстанда коронавирустан тагын ике хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 493кә җиткән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кешенең Covid-19 коронавирусыннан гомере өзелде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган<...>», - диделәр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1951 һәм 1954 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1937 елда туган ир-ат вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 493кә җиткән.