news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбеннән кешеләрне янгын сигнализациясе эшләгәннән соң эвакуацияләделәр

Шамил Усманов урамындагы 65нче мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлаган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Шамил Усманов урамындагы 65нче мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлаган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичке сәгать алтыда мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлау турында хәбәр алынган, янгын сүндерүчеләр шунда ук вакыйга урынына барган.

Бу вакытта бинада укучылар булмаган инде, мәктәптә ата-аналар җыелышы бара торган була. Ата-аналар һәм мәктәп персоналыннан 20 кеше махсус хезмәтләр килгәнче урамга үзләре чыгып киткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, беренче кат вестибюлендә кыска ялганыш булган, янгын чыкмаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot