news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аквапаркында исерек хәлдәге ир-ат бинаны шартлату белән янаган

Аквапаркка килгән кешеләр һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Агентлыкка билгеле булганча, бүген көндез «Ривьера» аквапаркында исерек хәлдәге бер ир-ат үзен әдәпсез тоткан һәм бинаны шартлату белән янаган.

Шаһитлар әйтүенчә, аны полицейскийлар тоткарлаган. Ир-атка карап торышка 30 яшьләр тирәсе.

Аквапаркка килгән кешеләр һәм хезмәткәрләрне (200гә якын кеше) эвакуацияләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot