Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда бакча мөдиренең фотографтан акча таләп итүе турындагы мәгълүматны тикшерәләр
Балалар бакчасы мөдире фотографтан «үз территориясендә» эшләгән өчен процент таләп иткән, дигән хәбәр таралган иде.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында, имеш, Чаллыдагы бер балалар бакчасы мөдиренең фотографтан янап акча алуы турындагы мәгълүмат дөнья күрде.
Зыян күрүче кеше мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе белән үзара язышуын интернетка урнаштырган. Тексттан күренгәнчә, бакча мөдире «үз территориясендә» эшләгән өчен процент таләп итә. Түләмәгән очракта, «намуссыз оператор турындагы мәгълүматны коллегаларына җибәрү» белән яный.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хәзер Чаллы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз