news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көнкүреш газы шартлаган фатирның видеосы чыкты

Урында төзелеш экспертлары эшли. Алар йортның ни дәрәҗәдә зыян күрүенә һәм анда яшәргә куркыныч түгелме-юкмы икәнлегенә бәя бирәчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда көнкүреш газы шартлаган фатирның видеосы чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Видеода бүген иртән көнкүреш газы шартлаган биш катлы йортта шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре эшләвен күрергә мөмкин.

Төзелеш экспертлары урында йортның ни дәрәҗәдә зыян күрүенә һәм анда яшәргә куркыныч түгелме-юкмы икәнлегенә бәя бирәчәк.

Беренче һәм дүртенче подъездларда яшәүчеләргә үз фатирларына кире кайтырга рөхсәт биргәннәр инде.

«Татар-информ» агентлыгы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең якындагы 64нче мәктәпкә эвакуацияләнүе хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot