Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда биш катлы йортта шартлау хуҗабикә газ плитәсен күчергән чагында булган
«Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гадәттән тыш хәлнең башлангыч сәбәбен атады.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йортта шартлау хуҗабикә газ плитәсен күчергән чагында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән хәбәр иттеләр.
Фатир хуҗабикәсе газ плитәсен күчерергә уйлаган һәм шул вакытта шланг ычкынып китеп, шартлау яңгыраган. Тәне пешкән һәм башы җәрәхәтләнгән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.
Әлеге фатирда техник хезмәт күрсәтү план буенча быелның гыйнварында үткәрелгән, барысы да төзек булган.
Гадәттән тыш хәлдән соң йортны газ белән тәэмин итү тулысынча туктатылган. Барлык фатирларны да җентекләп тикшерми торып, газны тоташтырмаячаклар.
«Казанлыларның бик тә игътибарлы булуын, газ җиһазын мөстәкыйль рәвештә күчермәүләрен, урнаштырмауларын һәм сүтмәүләрен сорыйбыз. Газ приборларындагы төзексезлеккә игътибар итсәгез яки газ исен сизсәгез, 04 телефонына (кесә телефоныннан – 104) шалтыратыгыз», - дип искәрттеләр газ хезмәтендә.
«Татар-информ» агентлыгы Казанда яшәүче хатын-кызның үз фатирында көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүе хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз