Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Юдино бистәсендә күпкатлы йорттагы янгыннан хатын-кызны коткарганнар
Нижняя урамындагы 17 катлы йортның бер фатирын ут ялмап алган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Юдинода янгын сүндерүчеләр күпкатлы йортта чыккан янгыннан хатын-кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Нижняя урамындагы 15нче йортның 8нче катында янгын чыккан дигән хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр фатирның тимер ишеген ачып, хуҗасын коткарган. Хатын-кызның тәне пешкән. Аны хастаханәгә озатканнар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз