news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел машина башка автомобиль белән бәрелешеп янып беткән, ике кеше зыян күргән

Машинада янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Җиңел машина башка автомобиль белән бәрелешеп янып беткән, ике кеше зыян күргән

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Кичә кич Арча районында Сикертән бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Машиналарның берсе икенченә юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән.

Шуннан соң җиңел машиналарның берсенә ут капкан. Урынга янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндергән. Шуңа да карамастан, автомобиль тулысынча янып беткән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Машинада янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot