Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр
Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.
Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез.
Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар, аягында соры-зәңгәр төстәге кроссовкалар. Шулай ук баланың музыкаль колонка белән тимгелле төстәге рюкзагы булган.
Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрнең 8 (953) 492-10-03, 8 (917) 935-27-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз