news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан

Зыян күрүче кешеләр юк.

Мамадышта көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мамадышта офис бинасы түбәсен көчле җил алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Көчле җил Совет урамындагы бер катлы офис бинасыннан түбәне алып ату турында ашыгыч хезмәтләрне чакыра торган 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр,

Зыян мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда бик көчле җил көтелүе сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителгән.

Якын арада Татарстан Республикасы территориясендә секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100