Казанда шәхси йортта биш кеше, шул исәптән ике бала, ис газы белән агуланган

Өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ир-атны (аларның хәле уртача авырлыкта) – 7нче шәһәр хастаханәсенә, ә ике баланы һәм әниләрен Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанда шәхси йортта өлкән яшьтәге хатын-кыз, ир-ат, ике кечкенә бала һәм аларның әниләре ис газы белән агуланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 10.35 сәгатьтә Константиновка бистәсенең Совет урамында шәхси йортта биш кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән.

83 яшьлек хатын-кыз һәм 42 яшьлек ир-атны (аларның хәле уртача авырлыкта) – 7нче шәһәр хастаханәсенә, ә 32 яшьлек хатын-кыз, өч һәм бер яшьлек сабыйларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү эшен башлаган. Иң беренчеләрдән булып газ җиһазының дөрес файдаланылуын тикшерәчәкләр һәм хилафлыклар ачыкланса, тиешле чара күрәчәкләр.