news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда машина юа торган бина янганын видеога төшергәннәр

Эшчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан чыгып китәргә өлгергән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Адоратский урамында машина юа торган ике катлы бинада янгын чыккан.

Янгын турында хәбәр 14.25 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. «Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итте», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгында бер кеше дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта бинада янгын сүндерүчеләр эшли. 

Шаһитлар бина түбәсе астыннан чыккан куе төтенне видеога төшергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100