news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хатын-кыз балалары каршында бергә яшәгән ир-атны үтергән

Балалар ашыгыч ярдәм чакырталар, әмма ир-ат табиблар килгәнче вафат була.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Төнлә Чаллының 17 комплексындагы бер йорт фатирында полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек ир-ат мәетенә тап була.

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, тикшерү фаразлары буенча ир-ат сөяркәсе белән хәмер эчкән. Бераздан алар арасында ызгыш башланган, аннан сугыша башлаганнар. Шулчак хатын пычак ала һәм ир-атның күкрәгенә кадый.

Шуннан соң хатынның балигъ булмаган балалары ашыгыч ярдәм чакырта, әмма ир табиблар килгәнче вафат була.

Хатынны тоткарлыйлар, «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тиздән тикшерү тоткарланучыны сак астына алу өчен судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта эшне тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100