news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл һәлакәте булган.

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә
Скриншот

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. Аларда 31 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Һәлакәтләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгуы сәбәп булган.

Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм авария очракларын кисәтү өчен 16-31 мартта республикада «Автобус» профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100