news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар

Янгын мәйданы 56 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәде.

Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнлә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Васильево бистәсендә Стекольная урамында бер катлы кирпеч йорт яна дигән хәбәр килде.

Бинадан 11 кеше, шул исәптән 8 баланы чыгарганнар.

Янгын мәйданы 56 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәде.

Алдан ачыкланганча, янгын электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә бозу аркасында килеп чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot