news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Чистайда авария аркасында 32 меңнән артык кеше сусыз калды

4.40 сәгатьтә су белән тәэмин итү вакытлыча схема буенча торгызылган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Узган төндә Чистайда авария аркасында 32 меңнән артык кеше сусыз калды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

23.35 тә, Карл Маркс урамында 300 м диаметрлы торбаүткәргечне өзү аркасында, салкын суны туктату турында хәбәр килде.

Ремонт эшләре вакытында 8 мең шәхси һәм 40 күп фатирлы йорт сусыз калган. Шулай ук җиде мәктәп, алты балалар бакчасы, балалар йорты, балалар шифаханәсе, биш котельный да сүндерелеп тора.

4.40 сәгатьтә су белән тәэмин итү вакытлыча схема буенча торгызылган, ремонт әле тәмамланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot