news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Четаев урамын су басканны видеога төшергәннәр

Машиналар су баскан юлдан авырлык белән хәрәкәт итә.

Казанда Четаев урамын су басканны видеога төшергәннәр
видеодан скриншот

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Четаев урамын су басканны видеога төшергәннәр.

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда чираттагы су басу төшерелгән видео чыкты. Видео авторы сүзләренчә, бу хәл Четаев урамында, яңа мәктәп янында булган. Видеода машиналарның су баскан юлдан авырлык белән хәрәкәт итүе күренә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Ибраһимов проспектын су басуы турында хәбәр иткән иде. Тротуарларга һәм якындагы йортлар ишегалларына кайнар су аккан. Мондый коммуналь аварияләр саны арту шәһәрдә кинәт салкынайту белән бәйле булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot