news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер кызны тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан вакытта машина бәрдергән

Авария кичә кичке җиденчеләр киткәч Правда урамындагы 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казанда бер кызны тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан вакытта машина бәрдергән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария кичә кичке җиденчеләр киткәч Правда урамындагы 2нче йорт каршында булган. Биредә «КИА» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыккан 9 яшьлек кызны таптаткан.

Нәтиҗәдә, мәктәп укучысы төрле тән җәрәхәтләре алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100