news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевны тоткарлаганнар

Якынча мәгълүматлар буенча, вице-премьерга карата оператив-тикшерү чаралары Кумертау шәһәрендә чистарту корылмалары төзү турындагы җинаять эше белән бәйле.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген Федераль Иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре төбәк Хөкүмәте вице-премьеры һәм республика торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляевны тоткарлаган. «Башинформ» агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, вице-премьерга карата оператив-тикшерү чаралары 2017 елда Кумертау шәһәрендә чистарту корылмалары төзү турындагы җинаять эше белән бәйле.

Ул чорда Борис Беляев шәһәр хакимияте башлыгы иде.

Хәзерге вакытта шушы ук җинаять эше кысаларында Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Кучарбаев өй арестында утыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100