Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешесенә улын даими рәвештә мыскыллаган һәм кыйнаган өчен җәза билгеләделәр
40 яшьлек ир-атны «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча гаепле дип таныдылар.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан кешесе 7 яшьлек улын даими мыскыллау һәм кыйнаган өчен шартлы срок алды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Судта ачыкланганча, Лениногорскида яшәүче 40 яшьлек ир-ат ярты ел (2019 елның февраленнән июленә кадәр) даими рәвештә үзенең 7 яшьлек улын кыйнаган.
40 яшьлек ир-атны «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча гаепле дип таныдылар. Ул 3 ел һәм 3 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз