news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырның элеккеге президенты Хөсни Мөбәрәк вафат

Аңа 91 яшь булган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мисырның элеккеге президенты Хөсни Мөбәрәк 91 яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

El-Watan газетасы мәгълүматлары буенча, сәясәтче озакка сузылган авырудан соң вафат булган.

Гыйнвар азагында экс-президентның ашказанындагы шешен алганнар. Мөбарәк реанимация бүлегендә яткан.

Хөсни Мөбәрәк 1981 елдан 2011 елга кадәр 30 ел Мисыр президенты булып тора. 2011 елның февралендә массакүләм демонстрацияләр дулкыныннан соң ул отставкага китте. Шуннан соң элеккеге Мисыр лидерын коррупциядә гаепләп кулга алалар. Мөбәрәк алты елга якын вакытны сак астында үткәрде. 2017 елда ул иреккә чыгарылды. Мөбарәк гаиләсе белән Каир районында урнашкан Гелиополиста яшәде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot