news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мең сум акча бирмәгән өчен үтеп баручыны талаган ир-атларны кулга алдылар

Моңа кадәр хөкемгә тартылган ир-атларга карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мең сум акча бирмәгән өчен үтеп баручыны талаган һәм кыйнаган ир-атларны кулга алдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полиция бүлегенә Казанда яшәүче 30 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итеп, Минская урамында янына таныш түгел ике кеше килеп, аннан мең сум акча таләп итүе хакында сөйләгән. Ир-ат акча бирүдән баш тарткач, җинаятьчеләр аңа йодрыклары белән ташланган, шуннан соң җиргә егып, акча янчыгын талап алганнар һәм тиз арада табан ялтыратканнар. Нәтиҗәдә, алар үз кесәсен 10 мең сум акчага һәм банк карталарына баеткан.

Җинаятьчеләрне кайнар эздән Ломжа урамындагы бер йорт янында эләктергәннәр. Алар моңа кадәр дә шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителгән 31 һәм 36 яшьлек Казан кешеләре булып чыккан.

Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 31 яшьлек ир-атны тикшерү изоляторына озатканнар, әшнәсенә исә өй аресты билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100